Бәйрәм югары дәрәҗәдә уздырылырга тиеш, дип күрсәтмә бирде Илсур Метшин.
Сабан туе мәйданнарының һәркайсында азык-төлек, кул эшләнмәләре, сувенирлар һ.б. сату оештырылачак.
Шулай ук бәйрәм уза торган мәйданнарда җәмәгать тәртибе сагында 1490 полиция хезмәткәре һәм 6 "ашыгыч ярдәм" бригадасы дежур торачак.
"Сабан туен без беренче генә үткәрмибез. Шулай булуга да карамастан, бар нәрсәне дә үз күзләрегез белән күреп, һәрнәрсәне кулыгыз белән тотып карап тикшереп чыгыгыз. Бәйрәм югары дәрәҗәдә узарга тиеш", - дип күрсәтмә бирде Казан мэры Илсур Метшин.
Татар-информ
Нет комментариев