Балтачлылар ноябрьдә  ничек ял итәчәк
Төрлесе

Балтачлылар ноябрьдә ничек ял итәчәк

4 һәм 6 ноябрь Татарстанда ял көннәре булып санала, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Республикада яшәүчеләр Халыклар бердәмлеге көнендә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә ял итәчәк. Димәк ноябрьдә балтачлылар да өстәмә ике көн ял итәчәк.

3 һәм 5 ноябрь - бәйрәм алды көннәре, ул көннәрдә Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 маддәсе буенча эш сәгате бер сәгатькә кыскартылачак.

250

Нет комментариев