Кичә, 8 апрель көнне Балтач урта мәктәбе базасында 60 кеше тоталь диктант язып, үз белемнәрен тикшерде.
"Тоталь диктант" халыкара мәгариф акциясе кысаларында халыкның белем дәрәҗәсен тикшерү юнәлешендә башкарыла. Максаты - укый-яза белүнең һәркем өчен кирәк икәнен, урыс теле белән шөгыльләнүнең җиңел булмавын, әмма кызыклы һәм файдалы булуын искәртү.
Быелгы диктант өчен язучы Леонид Юзефович тексты кулланылды.
Диктант язарга килүчеләр арасында яшьләр дә, олыраклар да бар иде. Хезмәт вазыйфалары буенча карасаң да, категория төрле. Дәрескә соңга калып килүчеләр дә, бланка тутырган чакта игътибарсызлык нәтиҗәсендә бозучылар да, аңлатканны диккать белән тыңламыйча сорау бирүчеләр дә булды. Ничек кенә булмасын, аңлатулар тәмамланганнан соң зур укучылар диктант язарга кереште. Кемдер бирелеп, нәкъ мәктәптә укыгандагы яхшы укучы кебек язды, кемнәрдер партадашыннан күчерде.
Нет комментариев