Әлеге фотоның Чапшар якларыннан килүе мәгълүм.
Еланнар урамда рәхәтләнеп йөри диләр, дөрес булса. Менә бу Чапшар авылында ишегалдында тотылган елан.
- Еланнар мәсьәләсен өйрәнәбез, - диләр районның адмкомиссиясендәгеләр. - Тик әле аларга каршы көрәшүче бер генә оешманы да юнәтә алмыйбыз, әлегә.
Еланнар инфекция чыганагы түгел, анысы шулайдыр, әмма менә райондашларыбызны чагуларын гафу итеп булмый. Елан йөрмәсен өчен территориягә горчица чәчәргә кушалар, керпеләр дә еланннарга үрчергә ирек бирми. Анда-монда печәннәрнең дә буй җитеп үсүенә юл куймаска кирәк.
Фото 3 августта төшерелгән.
Нет комментариев