Балтачның чын геройлары. Кемнәр алар?
Төрлесе

Балтачның чын геройлары. Кемнәр алар?

“Чын геройлар. Исемнәрен белмим... Күршеләрдәге зур янгынны сүндерергә булышкан һәм янгын безнең өйгә күчмәсен өчен бик күп көч куйган егетләр. Зур рәхмәт белдерәбез”

17 май көнне Балтачыбызда зур янгын булды, ике йорт янып, кара көлгә әйләнде. Фаҗигагә беркем дә битараф калмады. Янгын сүндерүчеләргә ярдәмгә олылар да, яшьрәкләр дә, хәтта балалар да кушылды.

Кичә инстаграмда  Зилә Хәсәнова “Чын геройлар. Исемнәрен белмим... Күршеләрдәге зур янгынны сүндерергә булышкан һәм янгын безнең өйгә күчмәсен өчен бик күп көч куйган егетләр. Зур рәхмәт белдерәбез” дигән пост урнаштырды.

Курку белмәс егетләргә һәм олы йөрәкләре балалар үстергән әти-әниләргә без дә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Кеше хәсрәтенә битараф булмавыгыз , янгынга каршы олылар белән тигез дәрәҗәдә көрәшүегез зур геройлык. Рәхмәт сезгә!

 


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    молодцы!!! ?