Республика шәһәрләрендә һәм районнарында яңа туган балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча чаралар дәвам итә.
Шуларның берсе – «Куркынычсыз балачак» проекты. Әлеге проект кысаларында чаралар бөтен Татарстан территориясендә үткәрелә. Шул исәптән, Балтач районында да.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Юл хәрәкәте иминлеге» хезмәткәрләре белән берлектә Кариле авылында яшәүче Айгөл Гафиуллинаны дүртенче сабые туу белән котладылар һәм автомобиль өчен люлька бүләк иттеләр.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев