Балтачның павильонсыз тукталышы яки чокыр кемгә казылган
Төрлесе

Балтачның павильонсыз тукталышы яки чокыр кемгә казылган

– Автовокзал каршында павильон булмагач бик читен. Кышкы буранда да, язгы-көзге яңгырда да, җәйге челләдә дә ачык һавада автобус көтеп торырга мәҗбүрбез.

Балтачның элеккеге автовокзал каршында павильон булмавы халык өчен бик уңайсыз.

– Автовокзал каршында павильон булмагач бик читен. Кышкы буранда да, язгы-көзге яңгырда да, җәйге челләдә дә ачык һавада автобус көтеп торырга мәҗбүрбез. Җитәкчеләр безне зинһар ишетсен иде, Балтачта бары шушы урында гына павильон юк дип беләм, – дип мөрәҗәгать итте безгә олы яшьтәге бер апа.

Әлеге тукталышның павильоны булмау бер борчу булса, аның артында гына тар биек чокыр булуы икенче куркыныч. Балаларның төшеп китүе бар, аллам сакласын. Җаваплы кешеләрнең моңа игътибар итүен сорар идек.


павильон

Нет комментариев