Күпләрне Норма-Салавыч арасында, асфальт заводы астында урнашкан автобус павильоны булмавы борчый.
Юлларда урнашкан автобус тукталыш павильоннары бүгенге көндә Балтач юл-төзү һәм ремонтлау участогы егетләре көче белән ремонтлана. Автобус маршрутында яӊа куелган павильоннар кышкы салкыннарга түзделәр бугай. Шулай ук кайбер яшь җилкәнчекләр суккалап карасалар да, бирешмәгәннәр. Күпләрне Норма-Салавыч арасында, асфальт заводы астында урнашкан автобус павильоны булмавы борчый. Балтач МДСУ-1 җитәкчесе урынбасары Әүхәтшин Дефак әйтүенчә, хәзергә монда павильон куелмаган, чөнки үтеп-китеп йөрүчеләр бу тукталышны чүп җыю урынына файдалана башлаганнар. Әгәр дә киләчәктә ышандырган яӊа автобус маршруты шушы юлдан йөри торган булса, мондагы тукталышка павильон куелачак, диде ул.
Нет комментариев