Каенлык тукталышындагы кибет территориясен төзекләндерәләр
Каенлык тукталышындагы кибетләр каршысында төзекләндерү эшләре башланды. Күптән көтелгән вакыйга, чөнки төзелешләр вакытында хасил булган балчык өемнәре озак еллар үз чиратын көтеп ятты. Бүгенге көндә биредә вак таш җәеп, территорияне тигезләү эшләре бара. Тиздән асфальт та түшәлер, кибеткә килгән машина хуҗаларына туктап торыр өчен стоянка да булыр дигән өметтә халык.
Нет комментариев