Балтачта әҗәтлеләр аркасында намуслы кешеләр зыян күрә
Беркөнне кибеткә дип ипигә кергәч, ике ханымның кызып-кызып сөйләшүләренең шаһиты булдым.
- Тиешле органнарга шалтыратсагыз гына инде, коммуналныйда ни диләр соң, шалтыратып карадыгызмы? - ди әңгәмәдәше.
Бу сөйләшү миндә кызыксыну уятты. Район торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсеннән шалтыратып, бистәнең кайсы йортында әҗәтлеләрнең күп булуы турында кызыксындым. Заманында газетабыз битләрендә әҗәтләре турында шактый гына "кызу" язма басылган 156 йорт булып чыкты ул. Инде ул еллардан күпме вакыт узган. Әмма биредә яшәүчеләрнең гадәте генә үзгәрмәгән булып чыкты. Һәм ни хикмәт,нигә, ни өчен дигән сорау да һәрчак ачык кала бирә.
Тик шулай да ни өчен айныкын-айга намус белән түләп барган кешеләр зыян күрергә тиеш. Электр, газ, су яки ремонт өчен түләүләрне калганнар түләп барганда (ә бит арабызда тиенен-тиенгә җиткереп яшәүчеләр дә аз түгел) җиңел тормышны үз иткәннәр алардан азат булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев