Балтачта җәяүле декадасы төгәлләнеп килә
Төрлесе

Балтачта җәяүле декадасы төгәлләнеп килә

Шушы көннәрдә "Җәяүле" ункөнлеге уза. Ул җәяүлеләр белән бәйле юл-транспорт һәлакәтен булдырмый калуга, профилактика эшләре алып баруга юнәлтелгән.

Җәяүлеләрне бәрдерү очраклары күбесенчә шоферлар гаебе белән килеп чыга. Декада кысаларында ЮХИДИ инспекторлары җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгуын, автомобильчеләрнең җәяүлеләргә юл бирү-бирмәвен тикшерәчәкләр. Караңгы төшкәч урамда йөрергә туры килсә, өс киемендә, бигрәк тә балаларда, яктылык кайтаргыч ленталар, беләзек, билгеләр булырга тиеш.

"Җәяүлеләр кичү урыны" декадасы кысаларында полиция хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда тикшерү алып барачак. Юлда йөргәндә сак булыгыз, дип кисәтә район ЮХИДИ идарәсе.
Фото: http://www.admmoirgakli.ru/new.html

250

Нет комментариев