Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Төрлесе

Балтачлыларны хөрмәтләделәр

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Районның мәгариф үсешенә керткән өлеше, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, район мәгариф идарәсе  җитәкчесе урынбасары Розалия Райфат кызы Абдрахманова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Районның мәгариф үсешенә керткән өлеше, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 65 яшьлек юбилее уңаеннан, Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе директоры Гөлсинә Фаил кызы Зарипова Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

***

Район үсешенә керткән өлеше, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен һәм 85 яшьлек юбилее уңаеннан, Чепья авылының хезмәт ветераны, районның “Мактаулы гражданины” Петр Григорьевич Чернов Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 65 яшьлек юбилее уңаеннан, “Мелиоратор” җәмгыятенең склад мөдире Наилә Әсхәт кызы Гыйләҗева  Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, “Маяк” җәмгыяте агрономы Раузит Нәкыйп улы Галиев Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, “Сосна” җәмгыятенең гараж мөдире Илнар Равил улы Шамилов  Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Спорт үсешенә керткән өлеше, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, “Фикердәш”  клубы җитәкчесе Чулпан Габделхәй кызы Габделганиева  Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, “Труд” җәмгыяте сыер савучысы Юрий Денисович Щербаков  Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

***

Озак еллар намуслы хезмәте, законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итү эшенә керткән  өлеше, Эчке эшләр министрлыгы системасына йөкләнгән бурычларны үтәүдә актив катнашуы өчен отставкадагы полиция полковнигы Равил Әсхәтдин улы Таҗетдинов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, суд системасы эшчәнлегенә керткән өлеше өчен һәм һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач район судының отставкадагы судьясы Рөстәм Гыйльмулла улы Шакиров Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, мобилизация  әзерлеге һәм гражданнар арасында хәрби патриотизм тәрбияләү буенча уңышлы эшчәнлекләре өчен район хәрби комиссариаты хезмәткәрләре Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:

  • Гөлназ Рашит кызы Чумакова – бүлек җитәкчесе ярдәмчесе;
  • Гөлназ Вазыйх кызы Хәбибрахманова бүлек җитәкчесе ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт хаты Мактау таныклыгы