Балтачның эшкә батыр ир-егетләренә сәламәтлек телик
Үзәк хастаханә коллективына зур рәхмәт
«Агрохимсервис» ширкәте җитәкчелеге үзендә эшләүче хезмәткәрләренең сәламәтлекләре турында даими кайгырта, еллык медицина күзәтчелеген быел биредә үзебезнең район табиблары үткәрде.
Әлеге мөһим чараны оешма территориясендә оештырдылар, шунлыктан механизаторлар, машина йөртүчеләр тикшеренүләрне җәһәт кенә уздылар.
— Хезмәт коллективыбызга килеп медосмотр үткәргән район үзәк хастаханә коллективына зур рәхмәт, — ди оешма җитәкчесе Наил Гыйләҗев. — Бездә нигездә мезанизаторлар, шоферлар эшли, чират торып бер өч көнебез үтә иде, быел исә бик җайлы гына уздык. Үзебезнең эшчеләргә дә авырмыйча, таза-сау булып, хәвеф-хәтәрсез эшләргә язсын.
Бүген 23 февраль, биредә эшләүче барлык ир-егетләрне дә бәйрәм белән котлап, гел шулай эшкә батыр, тормышта матур булып калуларын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев