58 мәртәбә ызандаш дуслыкны яңарткан чара быел да бик оешкан төстә уза
Бүген Балтачта «Дуслык учагы» регионара слет-фестивале уза.
Мари илен, Киров өлкәсен, Татарстан Республикасын берләштергән әлеге бәйрәмне укучылар һәрдаим көтеп алалар.
58 мәртәбә ызандаш дуслыкны яңарткан чара быел да бик оешкан төстә уза.
Җыр-бию, флешмоблар, җирле җитәкчеләр белән якыннан аралашу, төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барган бәйрәм күңелләрдә озак сакланыр.
Нет комментариев