Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Баш авыртуын баса дип уйламассың да!

Һич уйламаган өч ризыкны сез дә сынап карагыз.

Баш авыртуы кайбер очракларда периферик нервларның зарарлануы белән бәйле, анальгетиклар мондый очракта көчсез булырга мөмкин. Әмма баш авыртуыннан котылырга ярдәм итә торган ризыклар бар. Бу хакта табиб-реабилитолог Сергей Агапкин һәм диетолог, медицина фәннәре докторы Михаил Гинзбург сөйләде.


«Борыч, сарымсак, имбир кебек ачы тәмләткечләр көчле авыртуны баса торган тәэсиргә ия», — дип билгеләде Сергей Агапкин «Россия-1» телеканалындагы «О самом главном » тапшыруы эфирында.


Ул шулай ук тозлы-борычлы ризыклар авырту рецепторларының активлыгын үзләренә юнәлтергә, шуның белән башка урыннарда авыртуны бетерергә сәләтле булуын билгеләп үтте. Авырудан котылуның мондый ысулы мигрень сыман баш авыртуларыннан интегүчеләргә ярдәмгә килә.


Моннан тыш, табиблар сүзләренчә, авыртуны басарга татлы кара чәй ярдәм итәчәк. Чәйдә эрегән шикәр ярдәмендә анда авыртуны басу көченә ия катехиннар бүленеп чыга.


Һәр бакчада үсүче гап-гади алма — тагын бер ярдәм итүче җимеш булып тора. Бигрәк тә авырту эстроген җитешмәү аркасында килеп чыккан очракта булыша. Алар бу гормонны тиз арада эшләп чыгарырга ярдәм итә.

Чыганак

Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев