Бассейн “Дулкын” булырмы?!
Төрлесе

Бассейн “Дулкын” булырмы?!

Берничә атна дәвамында “Хезмәт” сайтында Балтачыбызда төзелеп килүче яңа бассейнга исем сайлау буенча сораштыру үткәрелде.

Инстаграмда алып барылган тавыш бирүдә иң күп тавыш җыйган 10 исемне укучыларыбызга җиткердек. Шулар арасыннан бассейнга “Дулкын” исеме бирү тәкъдиме җиңеп чыкты. Ләкин бу соңгы нәтиҗә дигән сүз түгел, чөнки әлеге сораштырудан чыгып, район Советы һәм район башкарма комитеты төзегән комиссия карар кабул итәчәк.


бассейн

Нет комментариев