Ике стакан суга бер уч суган кабыгы, биш аш кашыгы гөлҗимеш, ике аш кашыгы нарат ылысы салып кайнатырга.
Суган кабыгын әйбәтләп юарга кирәк. 4-5 минут кайнаткач, суытасың да сөзеп алып көненә өч тапкыр яртышар стакан эчәргә. Җиңелрәк ысулы: әлеге катнашманы кичтән термоска тутырып, өстенә кайнар су коясың да иртән син торышка әзер дә була.
PS. Рецептны кулланыр алдыннан дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшегез
Нет комментариев