Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Бер дә тик торасы түгел (+фото)

Белем дөньясы мәшәкатьләреннән арынып, әйләнә-тирәңә күз салсаң, бу Балтач кырмыска оясын хәтерләтә икән бит. Кая карама, нәрсә дә булса эшлиләр, машиналар тыз-быз чаба, кешеләр дә каядыр ашыга.

Бистә үзәген генә алыйк, биредә буеннан-буена эш бара. Юлчылар юл кырыйларын тәртипкә китерә - кирәкмәгән канауларны күмдертә, газчылар киртәләп алынган үз оешма объектларын печәннән-чүптән арындыра, комачаулап торучы агач-куакларны кисә, шул ук вакытта транспортка да төяп баралар, бер җиргә генә өеп куймыйлар, электр элемтәсе хезмәткәрләре урам утларын көйли. Бер дә тик торасы түгел инде бу балтачыбызга, дип, эшсөяр халкы белән чын-чынлап горурланып куярлык. Хәер, безнең Балтач халкы ул яктан бик уңган бит, берсеннән-берсе күркәм йортлар салынуы, төзелештә дә гел яңалыкка омтылып яшәүләре күз алдында.

Динә Йосыпова,
Балтач бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250