Авылны этләр басты дигән шалтыратуларны һәрдаим кабул итәбез.
Редакциябезгә ярдәм сорап шалтыратучылар бик күп. Нигездә бәйсез этләрнең күбәюенә зарланып шалтыраталар. Бүген Норма җирлегеннән шалтырату кабул иттек.
– Сеңлем, түзәр әмәл калмады. Җирле үзидарәгә дә бу хакта хәбәр иттек. Беркөнне күз каршымда олы яшьтәге бер апага эт ташланды. Инде укучылар мәктәптән үзләре генә кайтырга курка. Берәр хәл була калса... Этләр ташлануы турында гел язып, сөйләп торалар. Авыз пешкәч соң булуы бар бит, – диде абзый.
Җаваплы җитәкчеләр әлеге мөрәҗәгатькә битараф калмас дип өметләнәбез...
Нет комментариев