Татарстан 2026 елның беренче кварталында 10 тоннадан артык сыр җитештергән
Сез участокта яшисезме, әллә ул ташландык хәлдә торамы – борщевик үскән икән, сезгә җавап бирәсе
2026 елның беренче кварталында Идел буе федераль округында сыр җитештерү 4%ка арткан һәм 51,8 мең тоннага җиткән. Гомумроссия җитештерүендә Идел буе федераль округы өлеше 21,7% тан 24,7% ка кадәр артты, бу Россия сырының һәр дүртенче килограммы хәзер округ төбәкләрендә җитештерелә дигәнне аңлата, дип хәбәр итә Россельхозбанк матбугат хезмәте.
Җитештерү күләме буенча Татарстан лидер булды, ул 10,3 мең тонна сыр җитештерде, үсеш – 12,3%. 7,6 мең тонна күрсәткече белән Удмуртия икенче урында,аннан соң Башкортстан — 5,6 мең тонна. Чувашия, җитештерүне 42,4% ка арттырып, 3,7 мең тоннага җиткереп, шактый үсеш күрсәтте.
Тармак экспертизасы үзәге экспертлары Идел буе халкының кулланучылар өстенлекләрен анализладылар һәм кызыклы тенденцияләрне ачыкладылар. Ихтыяҗның традицион лидерлары – фета, бри һәм камамбер акрынлап позицияләрен югалталар. Алар фонында Россия сырлары белән кызыксыну сизелерлек артты: округ буенча аларга кызыксыну 21% ка артты. Удмуртиядә бу күрсәткеч 78% ка, Саратов өлкәсендә — 36% ка, Оренбургта һәм Башкортстанда — 30% ка арткан.
Тикшеренүдә билгеләп үтелгәнчә, пензалылар пармезанны өстен күрә, Чувашия һәм Мордовия халкы ак күгәрекле сырларга өстенлек бирә, ә Татарстанда «Костромская» сырына ихтыяҗ узган ел белән чагыштырганда 60% ка арткан. Шул ук вакытта Голландия сортлары белән кызыксынуның кимүе күзәтелә — округ буенча уртача 17% ка. Маасдам шулай ук популярлыгын югалта: мәсәлән, Киров өлкәсендә аңа ихтыяҗ 49% ка кимегән.
Реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев