БПЛА һөҗүме куркынычы аркасында Казан аэропортында рейслар массакүләм тоткарланды
Көтүчеләргә Федераль авиация кагыйдәләрендә язылган шартлар биреләчәк
Казан, Уфа һәм Самара өстендәге күкнең вакытлыча ябылуы аркасында берничә очыш тоткарлана. Бу хакта «Нордвинд»авиакомпаниясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Санкт-Петербург, Сочи, Омск һәм Уфадан республика башкаласына рейслар башкару кичектерелә. Сургуттан Казанга очуны пассажирлар 14 апрельдән көтә. Шулай ук һава суднолары Омскига, Уфага оча алмыйлар. Бишкек һәм Барнаулдан очучы ике самолет Уфа һәм Чиләбенең запас аэродромнарына төшәргә мәҗбүр була.
Көтүчеләргә Федераль авиация кагыйдәләрендә язылган шартлар биреләчәк. Пассажирларга вәзгыятьне сайтта һәм һава гаваньнарындагы таблода күзәтергә киңәш итәләр.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев