Батун суганы тәрәзә төбендә үсәме?
Төрлесе

Батун суганы тәрәзә төбендә үсәме?

Батун суганы тагын “татар суганы” дип йөртелә, ватаны — Урта Азия.

Батун суганы өйдә үсә, сезне ел әйләнәсе яшел суган кыягы белән тәэмин итә ала. Батун суганы тагын “татар суганы” дип йөртелә, ватаны — Урта Азия.

Батун суганына тирән, кимендә 15 см биеклектәге савыт кирәк. Чүлмәк, әрҗә төбендә дренаж тишекләре булырга тиеш. Туфрак уңдырышлы, җиңел, нейтраль булсын. Тамырлары черемәсен өчен, чүлмәк төбенә керамзит катламы салып калдырыгыз. Көзен һәм кышын фитолампа кулланырга туры киләчәк.

Тәрәзә төбендә, балконда үстерү өчен “Майский”, “Грибовский 21”, “Лонг Токио”, “Салатный” сортлары кулай.

"ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


суган үстерү

Нет комментариев