Бу ризыкларны суыткычта сакларга ярамый
Төрлесе

Бу ризыкларны суыткычта сакларга ярамый

Салкын һавада томатлар исен һәм тәм сыйфатларын югалта. Яшелчәнең структурасы үзгәрә – күзәнәк мембраналары таркалу сәбәпле ул көпшәкләнә.

Помидор
Салкын һавада томатлар исен һәм тәм сыйфатларын югалта. Яшелчәнең структурасы үзгәрә – күзәнәк мембраналары таркалу сәбәпле ул көпшәкләнә. Исен, тәмен, төсен югалтмасын өчен томатларны бүлмә  температурасында сакларга киңәш ителә.

Бәрәңге
Аны саклар өчен караңгы салкынча урын булуы зарур. Салкында крахмал шикәргә әйләнә. Әгәр бәрәңге +3 градустан да түбәнрәк температурада сакланса, анда барлыкка килгән глюкоза бәрәңгегә артык татлы тәм өстәячәк һәм пешергәндә формасын саклый алмаячак. Аннары өшегән бүлбеләрне пешергәндә канцерогеннар барлыкка килә.

Фото: pixabay.com/ru


файдалы киңәшләр

Нет комментариев