Төрлесе

Бүген +30 градуска кадәр җылытачак

Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, республикада көн дәвамында явым-төшем көтелми

21 июль, сишәмбе көнне Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, республикада көн дәвамында явым-төшем көтелми.

Төньяк юнәлештән искән җилнең тизлеге секундына 5–10 метр тәшкил итәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +13...+18 градус чикләрендә булды.

Көндез республика буенча һава +25...+30 градуска кадәр җылыначак. 

Казан шәһәрендә дә алмашынучан болытлы һава күзәтеләчәк, явым-төшем фаразланмый. Башкалада көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +28...+30 градуска кадәр күтәреләчәк.

 


Нет комментариев