«24 майда урыны белән һавада һәм туфракта -3 градуска кадәр салкын була», — диелә кисәтүдә.
24 майда Татарстанда урыны белән кырау төшүе көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеоүзәгендә кисәттеләр.
«24 майда урыны белән һавада һәм туфракта -3 градуска кадәр (Казан шәһәрендә -1 градуска кадәр) салкын була», — диелә кисәтүдә.
Элегрәк «Татар-информ» бу атнада Татарстанга янә салкыннар киләчәк, әмма ял көннәрендә республикада җылыта, дип хәбәр иткән иде.
Нет комментариев