Бүген Татарстанда кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә
Урыны белән яшен һәм боз явуы ихтимал
Бүген, 19 июньдә аязучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, көндез һәм кичен республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарында урыны белән кыска вакытлы явым-төшем, яшен һәм боз явуы ихтимал.
Җил төньяк һәм төньяк-көнбатыш юнәлештә, тизлеге — 6-11 м/с, урыны белән 14 м/с ка кадәр җитәчәк. яшен вакытында көчәюе 15-18 м/с ка җитәргә мөмкин.
Һава температурасы +18...+23 градус булачак дип яза Татинформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев