Төрлесе

Челтәрнең зарарлануы Казанда өч трамвай маршрутын туктаткан

5, 5а һәм 7 нче трамвай маршрутлары хәрәкәте вакытлыча туктатылды

Казан шәһәренең Зәкиев һәм Ломжа урамнары участогында контакт челтәре зарарланган. Сәбәбе – инфраструктураның искерүе. Бу хакта «Метроэлектротранс» МУП хәбәр итә.

Шуңа бәйле рәвештә 5, 5а һәм 7 нче трамвай маршрутлары хәрәкәте вакытлыча туктатылды.

Реальное время


Нет комментариев