Чәчәкләр ярата башладык, кайчандыр нарсәгә ул, җимеш бирми, су сорый, мәгънәсе юк дигәннәр дә бүген ишегалларын шаулап торган чәчкәләргә күмде.
Интернет барлыкка килгәннән бирле, кем дә ни генә үсми хәзер, куш кына, почта аша килеп тә җитә. Элек астра орлыклары, бәрәңге голе бүлбеләре кулдан-кулга йөрсә, хәзер акчага сатып алынганны кулдан-кулга күчереп булмый, сатып алсаң гына. Сизәсездер, күңел елдан-ел матурлыкка тартыла, чәчәкләрне урам яктагы тәрәз алларында үстерүчеләр дә күзгә салына. Матур бит, петуниялар шау чәчәктә килеш хуҗалыкка гына түгел, урамга да ямь бирәчәк!
Нет комментариев