Рифкат әфәнде райондашыбыздан осталык дәресе алып киткән.
Теләчедән Рифкат әфәнде күптән түгел Чутайда яшәүче Гөлзифа Ңәҗиповада кунакта булып киткән иде.
Кунакка килүенең максаты — палас сугу станогы белән танышу, киләчәктә аны үзендә булдыру иде.
Кунак максатына ирешкән. Шушы көннәрдә станокны алып килеп, Гөлзифа ханымнан корып, җепләрен сузып бирүен сораган.
Хәтта осталык дәресе дә алып киткән.
Нет комментариев