«Факел» яшьләр клубында «Мин татарча сөйләшәм — 2» уенының икенче зона этабы узды
Чара азагында «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре бүгенге көндә татар теленең урыны, актуальлеге турында сөйләп китте
«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында «Мин татарча сөйләшәм — 2» интеллектуаль уенының икенче зона этабы узды. Бу юлы уенда Чепья, Куныр, Пыжмара, Арбор мәктәбе яшүсмерләре катнашты. Куныр яшүсмерләре уенның җиңүчеләре булып танылды.
Чара азагында «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре бүгенге көндә татар теленең урыны, актуальлеге турында сөйләп китте. Шулай ук татар телен камил дәрәҗәдә белүнең өстәмә акча эшләүгә этәргеч бирүен дә ассызыклады.
Уен барышында керткән өлеше өчен волонтер кызларга рәхмәтебезне җиткерәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев