Төрлесе

"Факел" салютлар аттырачак яки кабат яңа бәйге

«Факел» клубы «Салют» дип исемләнгән талантлар конкурсы игълан итә.

Безнең районыбызда җырлаучы, биюче, музыкаль уен коралларында уйнаучы, оригиналь, музыкаль яки спорт, театр номерлары белән чыгыш ясаучы яшүсмерләр бихисап. Шуларны барлау, зур сәхнәгә чыгару максатыннан факеллылар 10-16 яшьлек яшүсмерләр арасында «Салют» конкурсы игълан итә.

Моның өчен 2-43-77; 89083491400, 89393989520 телефон номерларына шалтыратып заявка калдырырга кирәк.

Иң яхшы номерлар 22 сентябрь көнне йомгаклау концертында катнашачак. Катнашучыларны бүләкләр көтә.

250

Нет комментариев