Алдагы хәбәрәрдә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе президенты, якташыбыз Әхмәт Мазгаров үз теләге белән бу кәнәфидән баш тартуы турында җиткергән иде «Изге урын буш тормый», ди.
"Русия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге, аның институтлары белән хезмәттәшлекне югары дәрәҗәгә чыгарырга кирәк", ди Сәлахов.
Яңа җитәкче фәнни фонд оештырырга тәкъдим итеп, аның социаль мәсьәләләргә уңай йогынты ясаячагын, яшь галимнәрне җәлеп итүдә ярдәм итәчәген һәм федераль конкурсларда катнашу мөмкинлекләрен киңәйтәчәген әйтте.
Татарстан Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин академиянең элекке президенты Әхмәт Мазһаровның эшен югары бәяләп, Мәгъзүм Сәлаховка яңа вазифада уңышлар теләде.
Нет комментариев