Бу атнада Балтач үзәк китапханәсендә Фәридә Шакированың 75 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп уздырдылар.
Фәридә Шакированы тәбрикләргә иҗатташ дуслары, төрле елларда бергә эшләгән хезмәттәшләре, иҗатын яратучы укучылар килгән иде. Башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакиров Фәридә ханымны олуг юбилее белән котлап, Балтач районының Мактау таныклыгын тапшырды. Бәйрәм кичәсе ихлас теләкләр, матур җырлар белән үрелеп барды.
Нет комментариев