Гаиләбезгә килгән зур кайгы.
Төрлесе

Гаиләбезгә килгән зур кайгы.

2020 елның 28 декабрендә көтмәгәндә гаиләбезгә бик зур кайгы килде.

Тормыш иптәшем Рафис Фәрхетдин улы Минһаҗев арабыздан китте.

Иремне соңгы юлга озатуда ярдәм иткән Карадуган авыл советы рәисе Шамил Вәкил улына, мәктәп директоры Рамил Вәкил улына, иремнең туганнарына, сеңелләрем гаиләләренә, кода-кодагыйларыма, балаларымның сыйныфташларына, дусларына, Рафисның сыйныфташларына, Шубан авылында яшәүче туганнарыма, авылдашларга, күршеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Беркемгә дә мондый авыр кайгыны кичерергә язмасын.

 

Тормыш иптәше Рәсилә һәм балалар,

Түбән Кенә авылы.

фото:https://pixabay.com/

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев