Гүзәл Уразова гаиләсе туйга әзерләнә: «Бер атна вакыт калды» (фото)
Төрлесе

Гүзәл Уразова гаиләсе туйга әзерләнә: «Бер атна вакыт калды» (фото)

Гүзәл Уразова шушы көннәрдә туй күлмәге сайлау белән мәшгуль. Бу турыда ул социаль челтәрдә хәбәр итте.

41 яшен тутырган һәм 4 баласы булган анага ап-ак туй күлмәкләре бик тә килешә — Уразова чып-чын кәләш.

«Озын сүзнең кыскасы — 6 август Илдар белән өйләнешкәнгә 20 ел була, дуслар! Быел без яңадан туй уздырырга әзерләнәбез! Бер атна вакыт калды», — дип игълан итте җырчы тормышында кабатланачак матур мизгелен.

Чыганак

 


Гүзәл Уразова туй күлмәге

Нет комментариев