"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте газета-журналларга язылу чорында почта бүлекчәләре, хат ташучылар арасында бәйге уздыра.
2017 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга яздыру буенча да хат ташучылар арасында бәйге игълан ителә. Ул 1 апрельдән 30 июньгә кадәр язылу кампаниясен үз эченә ала. Башка еллардагы кебек берничә номинация буенча бүләк тапшырыла. Безнең хатучыларыбыз "Иң яхшы авыл хат ташучысы", "Иң яхшы почта бүлекчәсе" номинацияләрендә көч сынаша ала. Беренче номинация буенча - 16644, "Иң яхшы почта бүлекчәсе" номинация сендә җиңүче почта бүлекчәсенә 30 мең сум акчалата бүләк каралган.
Нет комментариев