«Хезмәт» газетасы «Абунәчеләр көне» үткәрә – язылучыларның һәрберсен истәлекле бүләкләр көтә
Төрлесе

«Хезмәт» газетасы «Абунәчеләр көне» үткәрә – язылучыларның һәрберсен истәлекле бүләкләр көтә

5-15нче декабрь көннәрендә газета-журналларга ташламалы бәядән язылып була дип хәбәр иткән идек инде. Шушы чорда «Хезмәт» газетасы редакциясе үз абунәчеләре өчен зур бәйрәм ясый.

11нче һәм 15нче декабрь көннәрендә район почта бүлекчәсендә «Абунәчеләр көне» үтәчәк. Бу көнне газетабызга язылучыларның һәрберсен истәлекле бүләкләр көтә. Очсызрак бәядән «Хезмәт»кә языласыгыз һәм бүләкләр отасыгыз килсә, 11 һәм 15нче декабрьдә сәгать иртәнге 9да район почта бүлекчәсенә рәхим итегез.

250

Нет комментариев