Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Төрлесе

Ялларга һава торышы үзгәрә

14 һәм 15 августта һава торышының тотрыксыз характеры сакланачак

Татарстанның гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, 11 августта безнең төбәктә һава шартлары антициклон йогынтысында формалашачак. 

Явым-төшемнәр ихтималы аз, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан төшүе көтелә. Төнге температура 6-11градуска кадәр түбәнәячәк, ә көндез 22дән 27 градуска кадәр булачак.

Чәршәмбе, 12 августта, төнлә явым-төшемсез һава сакланачак, көндез төньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронты якынаю белән, республика көнбатышында кыска вакытлы яңгыр явачак. Һаваның температурасы төнлә 8-13, көндез 21-26 градуска кадәр җылыначак.

Пәнҗешәмбе, 13 августта, республика аша атмосфера фронты узачак. Төнлә күпчелек территориядә, көндез республиканың көнчыгышында кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Һаваның минималь температурасы төнлә 10-15, көндез максималь температура 18-23 градустан югары булмас.

Татарстан Гидрометеоүзәгенең якынча фаразы буенча, киләсе ике тәүлектә, 14 һәм 15 августта, һава торышының тотрыксыз характеры сакланачак, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булачак, температура фоны түбәнәюен дәвам итәчәк һәм көндезге сәгатьләрдә 14-19 градустан югары булмаячак.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев