Идел елгасы төбендә 11 ел элек югалган егет белән кызны тапканнар
Төрлесе

Идел елгасы төбендә 11 ел элек югалган егет белән кызны тапканнар

Чабаксарда Идел елгасы төбеннән ир-егет һәм хатын-кыз гәүдәләре булган машина тартып чыгарганнар.

Аларның 11 ел элек хәбәрсез югалган җирле яшәүчеләр 25 яшьлек Илья Жирнов һәм 21 яшьлек Кира Черкасова икәнлеге ачыкланды, дип хәбәр итә Чувашстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
26 июль көнне машинага очраклы рәвештә һәвәскәр су астында йөзүче тап булган. Икенче көнне Идел елгасы ярында алтынсу-соры төстәге «ВАЗ-21099» машинасын су краны ярдәмендә тартып чыгарганнар. Салонда Жирнов һәм Черкасованың гәүдәләрен тапканнар.
Алар 2006 елның 7 декабрендә югалган була.

250

Нет комментариев