Ике малай Иделдә батып үлгән
Төрлесе

Ике малай Иделдә батып үлгән

Балалар Идел буенда йөргәндә кечкенәсе бозлы суга төшеп киткән. Абыйсы аны коткарам дип, суга сикергән.

28 февральдә Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә 6 һәм 11 яшьлек абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Балалар Идел буенда йөргәндә кечкенәсе бозлы суга төшеп киткән. Абыйсы аны коткарам дип, суга сикергән. Балаларның икесе дә батып үлгән. Ххәзер аларны эзләү һәм тикшерү эшләре бара.

Ватаным Татарстан

Фото: vk.com


бала үлгән

Нет комментариев