Райондашыбызны ихластан котлыйбыз!
Бөтендөнья татар конгрессы сайты игълан иткән «Минем яраткан артистым» конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды!
Конкурс ике номинация буенча уздырылды: «Яраткан эстрада артистым» һәм «Яраткан театр артистым». Бәйгегә Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән кызыклы, матур язмалар килгән.
Бәйгенең нәтиҗәләре буенча, «Яраткан эстрада артистым» номинациясендә, 14-18 яшьлек катнашучылар арасында Балтач районы Смәел авылыннан Гүзәл Хаҗиеваның язмасы икенче урынны яулады. Райондашыбызны ихластан котлыйбыз!
Нет комментариев