Шушы көннәрдә беренче помидорларны авыз итәргә өлгергәннәр инде
Район ветеринария берләшмәсенең тәрәзә төпләрен матур чәчәкле гөлләр генә түгел, кып-кызыл помидорлар да бизи.
Коллективның алдынгы хезмәткәре Илсөяр Гыйләҗева гөл чүлмәгенә махсус помидор утырткан булган. Шушы көннәрдә беренче помидорларны авыз итәргә өлгергәннәр инде.
Булмас дияргә ашыкмагыз. Иренмәсәң, күңел бирсәң, башкалар теплицага помидор үсентесе чыгарган көннәрдә Илсөяр кебек уңган райондашларыбыз үзе үстергән кып-кызыл помидорлар белән сыйлана. Соклангыч!
Нет комментариев