Әлеге юл-транспорт һәлакәте бүген төшкә кадәр Казанның Ямашев проспектында булган. Ике маршрут автобусы бәрелешкән. 62 нче номерлы автобусның "Казан Арена" стадионы янындагы тукталышта торган чагы була. Шул вакытта аңа югары тизлектә 49 нчы номерлы автобус килеп бәрелә. Беренчел фаразлар буенча 10 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Автобусның ни сәбәпле туктый алмавы...
Әлеге юл-транспорт һәлакәте бүген төшкә кадәр Казанның Ямашев проспектында булган. Ике маршрут автобусы бәрелешкән.
62 нче номерлы автобусның "Казан Арена" стадионы янындагы тукталышта торган чагы була. Шул вакытта аңа югары тизлектә 49 нчы номерлы автобус килеп бәрелә. Беренчел фаразлар буенча 10 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.
Автобусның ни сәбәпле туктый алмавы әлегә ачыкланмаган. Аның тормозлары сафтан чыккан, дип тә фаразланыла.
Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган.
Фото: http://avto.kazanfirst.ru/feed/23407
Нет комментариев