Бу хакта тулырак районның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Зарипова Зифа Радиковна белән сөйләшәбез.
- Зифа Радиковна, Рәсәй һәм Татарстан җирләренә кагылышлы законнарда максатчан дигән сүз бар. Бу нәрсәне аңлата?
- Максатчан дигән сүз, җирне билгеле бер максатта аласың икән, аны башка төрле максатта файдалану тыела дигәнне аңлата. Инде дә максатың үзгәргән икән, документацияне дә үзгәртергә кирәк. Мәсәлән, Балтач бистәсендә элеккеге райпо системасындагы кибетләр бүген шәхси эшмәкәрләр кулында. Алар җитештерүчән объектлар буларак төзелгәннәр, әмма хәзерге вакытта биредә бернәрсә дә җитештерелми, бары тик алып сату гына бара. Менә аларга җир документларын үзгәртергә туры киләчәк.
- Димәк, шэхси хужалык алып барырга дип җир алып, һәм ул җирдә авыл хуҗалыгы юнәлешендә эш башламыйча, автосервис, төзелеш материаллары сату нокталары ачучыларга да кагыладыр бу....
- Әйе, аларга да документларын тәртипкә китерергә кирәк. Чөнки эшчәнлекләре максатларына туры килми. Максатлар ПЗЗга (җирдә максатчан төзелеш алып бару кайгыйдәләре, алга таба ПЗЗ гына диярбез) туры китереп үзгәртелгән булырга тиеш. Законга гел үзгәрешләр кереп тора, шул исәптән максатларны үзгәртү буенча классификатор бар, соңгысы 2014 елда кертелде.
- Җир алгач, аны рәсмиләштергәч, ул минем милкем дип уйлыйбыз һәм анда ни салсаң да ярый кебек...
- Алай түгел, мәсәлән, шәхси хужалык җирләрен максатчан рәвештә, ярдәмчел хуҗалык алып барам, дип аласың икән, син гамәлеңне шул максатта тормышка ашырырга тиешсең. Чөнки закон шулай куша. Инде шәхси хужалык җире алып кибет, яисә шиномонтаж ачкансың икән, закон нигезендә, максатына туры китереп, документларын тәртипкә китерергә тиешсең. Моны тикшереп йөрүче контроль органнар бар, алар тарафыннан административ чаралар күреләчәк. Штрафларның да иң аз дигәне 10000 сум.
- Бистәдә максатчан юнәлештә салынмаган объектлар күпме?
- Юк түгел, бар...Бистәдәге Җиңүнең 50 еллыгы, 19, Ленина 73, Каенлык 17 а, Мазгаров 20, Курченко 1 адреслары буенча урнашкан автосервис, шиномонтаж, төзелеш кибетләре шундыйлардан. Шул ук вакытта "Эльдорадо", «Хайтек», Нурания Гыйльмуллина, Радик Закиров кибетләре билгеле бер максаттта салынган, һәм шул юнәлештә эшчәнлекләрен алып та баралар. "Пятерочка", "Красное Белое" сәүдә нокталарының, һәм "Чәй йорты" белән аның янәшәсендәге ит кибетенең дә документларын үзгәрттерәсе булыр.
- Документ артыннан йөрүләр бер дә җиңел димәс идем...
- Бу очракта алай ук авыр димәс идем. Җирнен максатын (вид разрешенного использования) гына үзгәртәсе була. ВРИны үзгәртү өчен иң беренче чиратта ПЗЗда (правила землепользования застройки) каралган максат туры килергә тиеш. ПЗЗга туры килмәсә, ВРИны берничек тә үзгәртеп булмый, бары тик ПЗЗга үзгәреш кергән очракта гына үзгәртеп була. Әгәр дә ПЗЗга туры килә икән, бу очракта инде кадастр инженерларына мөрәҗәгать итеп, жирне улчәтергә, буләргә, кадастр исәбенә куеп, теркәлү узарга кирәк булачак. Регистрация узарга дигәч, халык куркып кала, әмма хәзер бу өлкәгә бик күп яңалыклар кереп тора. Җирне кадастрга куйганда, берук вакытта теркәлү дә уздырыла. Менә шуннан соң инде, ПЗЗга туры китереп, җирнен максатын да үзгэртеп була, моның өчен шәһәр һәм авыл җирлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Әгәр ВРИ ПЗЗ га туры килсэ, бу очракта нинди юллар аша үзгәртәсе?
Беренчесенчесе: авыл жирлеге тарафыннан бирелгэн ПЗЗдан күчермә (выписка) һәм белешмә нигезендэ үзгәртеп була. Җир куллану максаты ПЗЗда төп (основной) яки ярдәмче (вспомогательный) исемлегенә туры килсә, шушы ысул белән үзгэртеп була. Монда бары тик җирнен хужасы (собственник) гына үзгәртә ала.
Икенчесе - гаммәви тыңлаулар (публичное слушание) аша була, монда инде ПЗЗ да булган оченче төркем исәпләнгән - шартлы (условный) исемлеккә кергән булса.
Шулай итеп, Жирнен куллану максатын ( ВРИ дип э) үзгәртү очен ин беренче чиратта Правила Землепользования и Застройки дип исемләнгән документта ( ПЗЗ ) каралган максат туры килуе шарт. ПЗЗ га туры килмэсэ, ВРИны берничек тэ узгэртеп булмый, бары тик ПЗЗ га үзгэреш кергэн очракта гына жир куллану максатын үзгэртеп була.
Тагын бер әйтәм, ПЗЗдан күчермәне, үзгәртергә тиешле ВРИ ПЗЗда төп юнәлешкә( основной вид) кергән булса гына биреп була. Әйтик, кеше ЛПХны кибеткә үзгәртергә тели, ди. ПЗЗны ачып карыйбыз, әгәр дә анда әлеге ВРИ төп юнәлештә булмаса, ярдәмчел (вспомогательный) яисә шартлы юнәлештә (условный вид) булса, бу очракта аны барытик гаввәми тыңлаулар аша гына үзгәртеп булачак.
- Райондашларыбыз эшләренә хилафлыклар китермәс өчен, сүзләрегезгә колак салырлар дип уйлыйбыз. Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.
Нет комментариев