Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Ир мактаныр, корал эшләр

Агач эшенә тотынган остага бераз хыялый булырга кирәктер

Мәктәп елларында алынган күнекмәләрне тормышта киң куллану, аның кирәкме-кирәк түгелме икәне турында еш кына бәхәсләшеп алсак та, кечкенәдән алган тәрбия, әхлакый кыйммәтләр һәм нәселдән килгән традицияләр шәхеснең формалашуында мөһим роль уйнавын аңлыйбыз. Тормышта үз эшен булдырган, яңалыкка омтылган кешенең фикерләве бу мәсьәләгә үзенчә ачык-лык кертә. Бөрбаш авылында гомер итүче, бүгенге көндә эшмәкәрлек юнәлешен үз иткән Азат Сәфәргалиев белән таныштырып үтәбез.

Өй янында урнашкан агач цехында безне Азатның әтисе — Марат Шәйдулла улы каршы алды.
— Элек-электән үзем дә, аннан соң улларым — Марат, Азат һәм Айрат та агач эшенә тартылдылар. Агач эшенә кулы яткан, агачка тотынган балта остасы кеше бераз хыя-лый да, рәссам да булырга тиештер. Бүгенге көндә сәләтең булса да, кулга балта тотып кына эшләп булмый, шулай да кешенең күзаллавы станокта эшләгәндә дә, яңа төр товар булдырганда да кирәктер. Олы улым гаиләле, Казанда тора, кайтып ул да монда булыша, машинасына төяп заказларны да илтеп урнаштыра. Өченче улым бүгенге көндә шәһәрдә, югары уку йортының икенче курсында укый. Ял көннәрендә, каникулларда шушында, Азат цехында бергә эшлибез.

Азатның үзе белән дә әңгәмә корып алдык:
— Мәктәптә укыганда, хезмәт дәресләрендә агачтан утыргычлар, соңрак урындыклар, төрле кирәк-яраклар эшли идем. Мәктәпне тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы академиясендә инженер-механик һөнәрен алдым. Ул уку елларында да агач эшен ташламадым һәм күреп торасыз, бүгенге көндә бу минем төп шөгылем. Башта бер агач цехын арендага алып эшләсәк, бүген үз өем янында цех булдырдык. Монда төрле станок-лар, җиһазлар тупладык, программа белән эшли торганын да сатып алдык, гомумән, кул белән эшләүне мөмкин кадәр киметергә тырышабыз. Ир мактаныр, корал эшләр, дигән бит халык. СВОда булган егетләребезгә дә мунча ясар өчен барлык кирәк-яракларны зур фурага төяп җибәрдек. Чималны төрле җирләрдән алабыз, күбрәк Киров өлкәсе егетләре белән эшлибез. Төп заказлар — мунча кирәк-яраклары, ишекләр, утыргычлар, ләүкә такталары, элгечләр, төрле бизәкләр. Кеше күбрәк бер-берсе аша белешеп килә, көндәлек кабул итәбез, кыска вакыт эчендә эшләп бирергә тырышабыз. Белдерү сайтларында, төрле группаларда, АВИТО төркемнәрендә игъланнарны бирәбез, шулай да кеше күбрәк бер-берсеннән ишетеп килә. Эшемне шәхси эшмәкәр буларак рәсмиләштереп бетердем, бу клиентлар белән эшләгәндә ышанычлырак булырга ярдәм итәр, дип уйлыйм. Маркетплейсларда сату өчен рәсми кәгазьләрне туп-лап, җыеп тәмамладык, бу юнәлешне дә башлап җибәрергә уйлыйбыз.
Кеше күбрәк бер-берсеннән ишетеп килә икән, димәк, башкаручыга ышаныч зур. Тәкъдим ителгән хезмәтләрнең сыйфаты һәм клиентлар белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыру уңышлы бизнесның төп нигезе икәне һәркемгә мәгълүм. Маркетплейсларда сатуны оештыру исә яңа клиентларга җиткерү өчен яхшы мөмкинлек булачак.

Үз хыялын тормышка ашырган, эшмәкәрлек өлкәсендә инде күпмедер осталыгын чарлаган Азатка бу башлангычында уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев