Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Иркәнең иркәләре бәйрәмне бик ярата

Көзге балл кичәләре

Мәгариф учреждениеләрендә Көзге балл кичәләре узды. Әлеге бәйрәмгә һәркем үзенчә әзерләнә, аны үзенчәлекле итәргә тырыша.
Балтач гимназиясе мөгаллимәсе Гүзәл Кәрамовна Хәкимова җитәкчелегендәге 2 и инженерлык сыйныфы балалары да әйдаманнары Иркә Шакирова әзерләгән бәйрәм чарасында бик актив катнаштылар, җитезлекләрен, осталыкларын сынадылар.

Башта башваткычтан Көз турында тылсымлы сүзләр таптылар, озак баш ватып тормадылар, баш миләрен бик тиз эшкә җиттеләр, тиз арада сүзләрне әйтеп тә бирделәр. Яшелчә, җиләк-җимеш тулы «Капчыкта ни бар?» уены да балаларга ошады, бармаклары тоеп та белән беләләр алар кыярын да, баклажанын да, көньяк җимеше белән үз җимешебезне дә! Аннан шул җиләк-җимешне музыка астында кулдан-кулга йөрттеләр, кемнең кулында кала, шул җырлады, шигырь сөйләде, хәтта отжимание ясады.

«Фотоны кабатла!» дигән уен бигрәкләр дә ошады балаларга, нинди генә рәвешләргә кереп бетмәделәр алар. Иркә апаларына да рәхәт булды, балалар да ошатып калды. Уйнатмаган уеннар калды-калуын, әмма вакыт та чикле, балаларны да тәм-томнар көтә иде. Балаларны куандыру зур куаныч, шатлык бит ул!һәм соңыннан бәйрәм матур булды, балаларга ошаган дигән сүзне ишетү дә бик рәхәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач гимназиясе