Сәлимә Габделхакова: «Йортыбызга иңсең бәрәкәт!!!»
Борма-борма тормыш юлларыннан Бергәләшеп, безгә барасы
Җир йөзенә Яңа еллар килә
Акка төреп сихри дөньяны.
Үткәннәре калсын үткәннәрдә,
Өмет белән каршылыйк яңаны.
Яңа елга зур өметләр баглыйк,
Барыбер аны безгә үтәсе.
Шатланышыйк, уйныйк, бәхет юрыйк
Сикереп үтик язмыш киртәсен.
Кайгылар да калсын иске елда
Бәхет алып килсен яңасы.
Борма-борма тормыш юлларыннан,
Бергәләшеп, безгә барасы.
Һәрбер бала үз бәхете белән тусын,
Авырмасын берүк балалар.
Гомерләре озын, таза булсын алар
Бәхет телик, бергә, Аналар!
Парсызлар да үз парларын тапсын,
Парлыларга — парлы мәхәббәт.
Кайгыларсыз булсын һәр көнебез
Йортыбызга иңсең бәрәкәт!!!
СәлимәГабделхакова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев