1 октябрьдән яңа эш режимына күчә
Казан зооботаника бакчасы 1 октябрьдән яңа эш режимына күчә. Килүчеләрне 8:30дан 18: 00гә кадәр көтәләр. Ә кассалар бер сәгатькә иртәрәк ябылачак – 17:00дә, дип хәбәр иттеләр учреждениенең матбугат хезмәтендә.
Әлегә кунакларны 19:00гә кадәр кабул итәләр, ә кассалар һәм контролерлар үз эшләрен 18:00дә туктаталар.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан зооботаника бакчасында Бразза маймылларының баласы туган. Баланың әти–әнисе – Муфаса һәм Игорь. Бу инде аларның дүртенче баласы.
Вечерняя Казань
Нет комментариев