Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Төрлесе

Казанда 4,5 тоннадан артык авырлыктагы чәкчәк манарасы төзеделәр

Тикшерү нәтиҗәләре буенча рекорд рәсми рәвештә расланды: Казан манарасы дөньяда иң биек һәм иң авыр чәкчәк булды

«Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта 10 метр 14 сантиметр биеклектәге чәкчәк манарасы төзелде. Конструкция дөньяда иң биек һәм иң авыр чәкчәк – аның авырлыгы 4 тонна 509 килограмм тәшкил итте.

Гадәти булмаган десертны булдыруда профессиональ кондитерлар, иреклеләр һәм Казан халкы катнашты. Эшкә Сәет Галиев исемендәге мәдәният сараеның иҗат коллективлары да кушылды.

Проектта катнашкан танылган кондитер Ренат Әгъзамов сүзләренчә, татлы манараның биеклеге дүрт катлы бина белән чагыштырырлык.

Төзелеш вакытында оештыручыларга кыенлыклар белән очрашырга туры килде. Эссе һава торышы аркасында чәкчәк эри башлады, һәм конструкция акрынлап тотрыклылыгын югалта башлады. Манараны саклап калу өчен, кондитерлар җыю технологиясен үзгәрткәннәр: кечерәк блоклар ясый һәм өстәмә рәвештә аларны азык-төлек пленкасы белән төрә башлаганнар.

Эшләр тәмамланганнан соң Россиянең гастрономия рекордларының рәсми хөкемдары аның биеклеген үлчәү өчен манара башына менде. Конструкциянең авырлыгын җыю процессы дәвамында теркәгәннәр.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча рекорд рәсми рәвештә расланды: Казан манарасы дөньяда иң биек һәм иң авыр чәкчәк булды.

Вести Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев