Казанда «Авиатөзелеш» метросы янындагы җир асты парковкасы кыйммәтләнде
Авиатөзелештә җир асты паркингы 2022 елда ук ачылган. Анда барлыгы 189 машина сыя
Республика башкаласында «Авиатөзелеш» метро станциясе янындагы җир асты стоянкасында машинаны калдыру кыйммәтләнде: хәзер бер сәгатькә — 70 сум, 1-3 сәгатькә — 100 сум, 3-10 сәгатькә-200 сум түләргә туры киләчәк, ә 14 сәгатькә кадәр стоянка 250 сумга төшәчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте, карарга сылтама ясап хәбәр итә.
Төнге тарифка да бәяләрне күтәрделәр – бәясе 18:00 дән 8:00 гә кадәр чорда хәзер 120 сум тәшкил итә. Шулай ук даими абонементлар бәясе арткан. Бер айга 5 500 сум, бер ел эчендә — 54 мең сум, квартал өчен — 15 мең сум түләргә кирәк.
Авиатөзелештә җир асты паркингы 2022 елда ук ачылган. Анда барлыгы 189 машина сыя.
Исегезгә төшерәбез, бәяне бу стоянкада гына күтәрергә җыенмыйлар. Профессор Нужин, Николай Столбов, Театр, Мөштәри, Маяковский, Дзержинский урамнарында, Ирек мәйданында һәм башка участокларда машина кую өчен бәя артачак.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев